"Баймак эше" фигуранты Руслан Гыйззәтуллин тарихы

Башкортстанның Баймак районына караган Монасыйп авылы кешесе Руслан Гыйззәтуллин, "Баймак эше" кысаларында гаепләнүче буларак тоткарланганнан соң туганнары берничә атна дәвамында аның кайдалыгын белмәгән. Хөкем карарын көткәндә ул тикшерү изоляторында ислам әдәбияты укый, Мәккәгә барып кайту турында хыяллана. "Idel.Реалии" Гыйззәтуллин тарихын сөйли.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

"Аның хәлләрен якыннары да белми иде"

Сеңлесе сүзләренчә, Руслан Гыйззәтуллинны 2024 елның 3 февралендә тоткарлыйлар. Соңрак ул Баймактан Уфага озатыла.

Икенче көнне — 4 февральдә — Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Флюра Ишмаева тикшерү үтенечен канәгатьләндерә һәм Гыйззәтуллинны сак астына җибәрә.

Берникадәр вакыт активистлар аның туганнарын таба алмый.

"Гыйззәтуллин Руслан Баймактагы провокацияләрдән соң башланган кулга алулар вакытында бөтенләй ялгызы калды, — дип язды активистлар. — Аның турында якыннары да, дуслары да белми иде. Шулай була. Ләкин башка тоткыннар аша ул элемтәгә чыкты, һәм без туганнары турында мәгълүмат җыйдык".

Аннары инде мәгълүматны туганнары үзләре тарата башлый, кайчак ирнең хатларын да чыгаралар.

Руслан Гыйззәтуллин

"Барысы да яхшы, авырмыйм — бу үзе үк зур әйбер, хәтта бик яхшы", — дип язган Руслан Гыйззәтуллин СИЗОдан 2024 елның март башында. — "Ә болай — төрмә, камера — мондый шартларны берәүгә дә теләмәссең. Ләкин монда да кешеләр утыра, иң мөһиме — кешечә аралашу. Камерадашлар белән берничә сәгать сөйләшәбез — телевизор да, телефон да юк. Күп нәрсә беләсең. Интернет, телефон булса, тоткын блогеры булырга мөмкин иде".

9 мартта туганнары "хәлләре әйбәт, кайвакыт төшенкелеккә бирелә, ләкин ярдәм итеп торуыбызга сөенә", дип хәбәр итте. Алар әйтүенчә, аны өйдән киез итек кигән килеш алып киткәннәр, ләкин волонтерлар тиздән аяк киеме тапшырган.

6 апрельдә туганнары аны сак астында тоту 2024 елның 17 июненә кадәр озайтылганын хәбәр итә.

Шул ук айда Гыйззәтуллин Уфадан Стәрлетамактагы 3нче тикшерү изоляторына күчерелә.

"Уңай хәбәрләр юк. Бары тик шуны гына әйтә алам: ул яраклашты, рухи хәле тотрыкланды. Хатлар алышабыз, посылкалар җибәрәбез, яхшыга өметләнәбез", — дип язды Гыйззәтуллинның сеңлесе 2024 елның маенда.

Соңрак ул хәбәр иткәнчә, Руслан Коръән укый, гарәп телен өйрәнә, Мәккәгә бару турында хыяллана.

2024 елның 6 сентябрендә Гыйззәтуллинны сак астында тоту 17 декабрьгә кадәр озайтыла.

"Сөйләшүләрдән аңлашылганча, физик хәле начар, — дип язган сеңлесе октябрьдә. — Кызганыч, тикшерү изоляторында еш кына дуңгыз ите бирәләр, ә ул диненә күрә аны ашый алмый. Без җибәргән ризык кына җитми".

Сеңлесе сүзләренчә, камерада 11 кеше утыра, ризыклары тиз бетә, "атна саен посылка җибәрсәң дә, җитми". Руслан "транзит камерада" утыра, камерадашлар еш алышына.

"Кемнедер бөтенләй бернәрсәсе дә юк, ә СИЗОда бит бүлешмичә булмый", — ди ул.

Гыйззәтуллинның 2024 елның ноябрендә язган хатыннан:

"6 кешелек камерада кайвакыт 10 кеше утыра, чиратлап йоклыйбыз. Нинди генә кешеләр юк монда — бик җитди чирлеләр дә бар. Өметсезләр, ачу тулы кешеләр, картлар, яшьләр. Кайчак яхшы, күңелле оптимистлар да була; андыйлар белән вакыт тиз үтә.

Әйе, берәүгә дә монда эләгүне теләмәс идем — бу чүп чокыры кебек: исе дә шундый, тычканнар чаба, черкиләр котыра. Бар да усал, тупас, бер көн белән яши. Итагатьлелекне — зәгыйфьлек, тупаслыкны, мыскылны — көч дип кабул итәләр. Үләргә торсаң да, ярдәм көтмә. Тулы бер өметсезлек".

"Тегеләй-болай иттеләр, зурайттылар, сәяси төскә буядылар"

Руслан Гыйззәтуллин турында биографик мәгълүмат аз. Ачык чыганаклардан билгеле: ул 1977 елның 12 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Монасыйп авылында туган.

Активистлар, туганнарына сылтанып, Гыйззәтуллин Баймакка күченгән, элек физика укытучысы булган, улын ялгыз үстергән, дип яза. Тоткарланган вакытта улы армиядә булган. Шулай ук 2020 елда ул инде пенсионер дип теркәлгән, аңа кадәр берникадәр вакыт бетончы булып эшләгән.

"Ул һәрвакыт тәртипле, намуслы кеше иде", — дигән сеңлесе.

Руслан Гыйззәтуллинга Русия җинаять кодексының 212нче маддәсенең 2нче өлеше ("Киңкүләм чуалышларда катнашу") һәм 318нче маддәсенең 1нче өлеше ("Хакимият вәкиленә карата сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану") нигезендә гаепләү белдерелгән. Төгәл нинди гамәлләр өчен гаепләнүе билгеле түгел.

Руслан Гыйззәтулин. Архив фотосы

"Тикшерү тәмам, өй сагына җибәрмиләр, — дип язган ул 2024 елның ноябрендә туганнарына. — Иң авыры — билгесезлек: нәрсә була, ничек була? <...> Чебеннән фил ясап, тикшерүне берьяклы итеп алып баручыларга ышанырга ярыймы? Тегеләй-болай иттеләр, зурайттылар, сәяси төскә буядылар".

"Утырабыз, түзәбез; әлбәттә, авыр — ирекнең кадерен беләсең", — дип йомгаклаган ул хатын.

2025 елның гыйнварында туганнары ирнең сәламәтлеге начарлануы турында хәбәр итте.

"Күзләре начарланган: апрельдә (+1) күзлек җибәргән идек, хәзер инде +3 кирәк", — ди сеңлесе. Күпмедер вакыттан СИЗОның медпунктында күз ялкынсынуы (конъюнктивит) диагнозы куелган.

"Баймаклы" туганнарым күп хәзер"

Руслан Гыйззәтуллин эше Буранбай Әбүшәхмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов һәм Мөнир Исәнгыйлдин эшләре белән бергә аерым эш итеп карала.

2024 елның 5 сентябрендә Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Башкортстан прокуратурасының үтенечен канәгатьләндерә һәм эшне Ижауның Индустриаль районы мәхкәмәсенә җибәрә. 28 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдыра.

Баймак протестлары, 2024 елның 17 гыйнвары

Эшне карау 2024 елның декабрендә башланырга тиеш була, әмма утырыш 2025 елның 21 гыйнварына күчерелә.

Шуннан соң хөкемдар Алексей Шнит рәислегендә 10нан артык утырыш уза. Мәхкәмә утырышлары матбугат һәм халык өчен ябык тәртиптә уза.

Руслан Гыйззәтуллинның туганнары суд барышы турында берни хәбәр итми, "Idel.Реалии" сорауларына җавап бирмәгән.

2025 елның 10 июнендә аларны сак астында тоту 10 сентябрьгә кадәр озайтылуы мәгълүм булды.

2025 елның июнь ахырында туганнары Руслан улына хат язган дип хәбәр итә:

"Кыскача әйткәндә, дүрт ай эчендә бер генә тапкыр тавык ите биргәннәр, калган көннәрдә гел дуңгыз ите. Ул бит мөселман, дуңгыз ите ашамый, — дип яза туганнары.

Гыйззәтуллин үзе: "Камерада барысы да әйбәт, мондагылар мескенне ашатып тора", — дип хәбәр итә.

"Суыткыч юк — ризык тиз бозыла. Салкын суда, мичкәдә тотарга тырышабыз. Хәләлчә ашаталар кебек, үзенчә. Камерадашлар физкультура белән шөгыльләнә, мин дә кушылам", — дип язган ул.

"Минем хәзер „баймаклы" туганнарым күп. Без кире кайтачакбыз!" — дип тәмамлаган ул хатын.

Соңгы утырыш 31 июльдә узган. Анда гаепләү ягыннан дәлилләр тикшерү дәвам иткән. Аннары хөкемдар ялга киткән.

Киләсе утырыш 11 сентябрьгә билгеләнгән.

  • Прокуратура таләбе белән Башкортстаннан читтә уздырылган мәхкәмәләр Баймактагы протестларда катнашкан 49 кешегә инде хөкем карары чыгарды.
  • Азатлык Радиосы сайтында "Баймак эше" фигурантлары турында язмалар әлеге шәлкемдә тупланган.

    🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!